«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров премиясенә багышланган матбугат конференциясе уза

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле журналистлар! 9 февральдә сәг. 10:00 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә багышланган матбугат конференциясе була. Спикерлар йомгак ясаячаклар, бүләкләү тантанасы һәм алдагы елларга планнар турында сөйләячәкләр. Сезне конференциягә чакырабыз.

Спикерлар:

Д.Д. Натфуллин - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары;

К.Н. Нуруллин -Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе  директоры;

А.Ф. Фәйзрахманов- Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасы дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкче.

Гаризалар 1 августтан 15 ноябрьгә кадәр кабул ителде.

Барлыгы 27 гариза бирелгән.

Премияне тапшыру тантанасы февраль аенда Илһам Шакировның туган көнендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International