15 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Казан»журналының февраль номерын тәкъдим итү булачак. Аның төп темасы "Шәһәр музыкасы".
2021 елның 13 февралендә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Россия Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү йөзеннән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү конкурсында (алга таба – конкурс) катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә.
2021 елның 15-17 октябрендә Мәскәү шәһәрендә (ВДНХ, 55 павильон) 3нче Халыкара «Хатын-кыз кулы белән» халык сәнгать кәсепчелек һәм һөнәрчелек фестивале узачак.
Премияне тапшыру тантанасы 15 февраль 18.30 сәг. Илһам Шакиров туган көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узачак.
14 февральдә София Гобәйдуллина заманча музыка үзәге Казан һәм республика халкын, музыкага гашыйк һәркемне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залына чакыра.
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә 20 февральдән 4 апрельгә кадәр «Стерео-Казан» күргәзмәсе узачак.
Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башына төгәлләргә тиеш, аннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Кукмара районы Зур Сәрдек авылында яшәүчеләргә онытылмаслык концерт күрсәтте. Легендар коллектив чыгышы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
6 февральдә Мамадышта Бөтенроссия «SunnyFest» креатив чаналар фестивале узачак. Чарада катнашу өчен Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 50дән артык команда гариза биргән.
Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры 2015 елдан бирле иң зур чараларының берсе —«Мирас» татар музыкасы фестивален үткәрә.