Татарстан Республикасы милли китапханәсендә 4 февраль көнне 13:00 сәгатьтә «Касыйм ханлыгы күләгәсе» китабын тәкъдир итү булачак. Биредә китап тарихы һәм экспедицияләр турында сөйләячәкләр, татар дөньясының әле билгеле булмаган өлеше турында тәэсирләре белән уртаклашачаклар.
Басма Идел буе Болгар халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.
Катнашалар:
- Васыйл Шәйхразиев – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе;
- Рушан Аббясов-РФ Диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Укы» нәшрияты генераль директоры;
- Ренат Абянов-тарихчы, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте мәдәният департаменты җитәкчесе;
- Марат Сәфәров-тарихчы, журналист.
Хөрмәтле журналистлар!
«Касыйм ханлыгы күләгәсе» китабын тәкъдир итүдә катнашырга чакырабыз.
Аккредитация din-zinnatova@yandex.ru электрон почта аша үткәрелә. Элемтәгә керү өчен телефон: 89370034923 - ТР Милли китапханәсенең PR-менеджеры Динара Зиннәтова.