Проектның максаты:
Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» проекты Ватан сакчыларының төрле вакыйгаларда катнашучыларга ярдәм итү буенча системалы эшне оештыру, хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм хокук саклау органнары вәкилләренең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә.
Проектның бурычлары:
Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү эшен оештыру;
Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү эшендә законнарны үтәүне контрольдә тоту («Ватанны саклаганда һәлак булучылар истәлеген мәңгеләштерү турында» 1993 елның 14 гыйнварында имзаланган 4292-1 номерлы Россия Федерациясенең Федераль законы);
Ватанны саклаучылар, героик вакыйгаларда катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре, хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнары өчен социаль шартлар тудыру;
Ватанны саклаучылар батырлыгы мисалында яшьләр белән тәрбия һәм патриотик эш оештыру;
яшьләр арасында патриотик кыйммәт сыйфатларын формалаштыру, укучы яшьләрне патриотик эшкә тарту өчен шартлар тудыру.
Проектның программасы:
"Ватан Геройлары" проекты кысаларында 2 номинация гамәлгә ашырыла:
-«Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча законнарны тулысынча үтәү" номинациясендә иң яхшы төбәкләр;
-Идел буе федераль округы төбәкләренең «Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган иң яхшы музей (музей экспозициясе)» номинациясендә иң яхшы музейны билгеләү.
Конкурста катнашу шартлары белән тулырак Нигезләмәдә һәм рәсми сайтта таныша аласыз http://героипфо.рф