«Мир» кинотеатрында Лев Толстойның Казанда яшәгән тормыш чоры турында документаль фильм премьерасы булачак

2021 елның 5 феврале, җомга

12 февраль 16:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Лев Толстойның Казанда яшәгән тормыш чоры турында «Эзләнү» (Искание) дип исемләнгән документаль фильмының премьерасы булачак. Кинолента «ТолстойЛаб» документаль кино лабораториясе эше кысаларында булдырылган.

Фильмның нигезенә туган як әдәбиятын өйрәнүче Ефим Бушканецның хезмәтләре салынган. Экранда шул чорның сирәк архив документлары, газета мәкаләләре һәм Казан университетында укыган иптәшләренең язучы турындагы истәлекләре күрсәтеләчәк. Фильм 1841-1845 елларда Толстойның гаиләсе яшәгән Горталов йортында Паново авылында төшерелгән.

Лев Толстойның хезмәтләре, кичерешләре һәм эзләнүләре турында әдәбият белгече һәм Толстой иҗаты турындагы китаплар авторы Павел Басинский, филология фәннәре докторы Лия Бушканец, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге җитәкчесе Эльмира Әмирханова һәм каллиграф Дарина Венедиктова сөйләячәкләр.

Фильм премьерасына керү ирекле. Түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлү сорала: https://tolstoylab.timepad.ru/event/1545602/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International