8 февральдә «ТИСБИ» идарә университетында Бөек Ватан сугышы елларында халыкның фаҗигале тормышы турында уникаль архив документлары күргәзмәсе ачыла.
Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча архив документлары «Без срока давности» федераль проекты кысаларында Хәтер һәм Дан елында халыкка белдерелде һәм матбугатта бастырылды. Экспозициядә Россиянең федераль һәм региональ архивларыннан оригинал документлар тәкъдим ителәчәк. Икенче бөтендөнья сугышы чорында нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең халыкка каршы кылган җинаятьләре турында документлар һәм материаллар күрсәтеләчәк.
Тематик күргәзмә нацистлар һәм аларның ярдәмчеләренең төрле ысуллар белән совет халкын юк итү сәясәтен чагылдыра: җәзалау һәм халыкны күмәк юкка чыгару, ачлык, яши алмаслык шартлар тудыру, балаларга каршы җинаять кылулар, мәҗбүри эшләр һәм халыкны Германиягә озату, хастаханәләрдә һәм башка дәвалау учреждениеләрендә гражданнарны юк итү кебек коточкыч җинаятьләр тасвирлана.
Күргәзмә ачылышында «Легион» хәрби-патриотик отряды «Аушвицка юл» әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим итәчәк. Шулай ук кунаклар өчен «Нюрнберг дәресләре» лекциясе һәм Татарстан Республикасы милли музее хезмәткәрләренең музыкаль-сәнгать чыгышы да оештырыла.
2020 елның декабрендә «Без срока давности" проекты Хәтер һәм Дан елының иң яхшы фәнни проекты дип танылды һәм «Җиңү»милли премиясенә лаек булды. «Җиңү» премиясе 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларында катнашучылар турында тарихи истәлекне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә. Премия Мәскәүнең Җиңү музеенда Бөтенроссия патриотик форумы кысаларында тапшырылды.
Рәсми сайт: безсрокадавности.рф
Хештег: #БезСрокаДавности
Күргәзмәне үткәрү урыны һәм вакыты: "ТИСБИ" идарә университеты, 8 февраль сәг 13.00.