2021 елның 15-17 октябрендә Мәскәү шәһәрендә (ВДНХ, 55 павильон) 3нче Халыкара «Хатын-кыз кулы белән» халык сәнгать кәсепчелек һәм һөнәрчелек фестивале узачак. Чара туризм федераль агентлыгы ярдәмендә Россия Федерациясенең 85 төбәгеннән, БДБ илләреннән һәм чит илләрдән халык иҗаты осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, рәссамнар, башка иҗади юнәлешләр вәкилләре катнашында уза.
Фестивальнең партнеры - "Евразия хатын-кызлар форумы". Берләшкән милләтләр оешмасының качаклар эше буенча Агентлык ярдәме белән үткәрелә.
Халыкара халык сәнгать кәсепчелек һәм һөнәрчелек фестивален «Хатын-кызларның интернациональ берлеге» оештыра www.iwuorg.com.
Чарада катнашу турында тулырак проектның рәсми сайтында танышырга мөмкин: www.handswomen.com
ФЕСТИВАЛЬГӘ КЕРҮ ТҮЛӘҮСЕЗ.
Чарада «Өченче меңьеллык хатын-кызы» Бизнес-мәйданчыгы, эшлекле программа (түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр, компанияләрне тәкъдир итү, В2В очрашулар, нетворкинглар һ.б.) уздыру планлаштырыла. Рәсми сайт www.woman3000.org
Җиңүчеләрне дипломнар, кубоклар, призлар һәм бүләкләр көтә. Катнашучылар өчен нигезләмә түбәндәге сылтамада: http://www.handswomen.com/положение-о-фестивале/