Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Кукмара районының Зур Сәрдек авылында беренче тапкыр зур концерт бирде

2021 елның 5 феврале, җомга

Зур Сәрдек авылында концерт кичә, 3 февраль көнне, җирле мәдәният йортында үтте. Дәүләт ансамбле авыл халкына “Туган ил” программасын күрсәтте. Аңа төрле вокаль-хореографик композицияләр, ансамбльнең “Алтын фонд”ыннан татар халык җырлары һәм попуррилар, соңгы елларда куелган яңа номерлар керде. Шулай ук “Туй” премьера музыкаль-хореографик спектакленнән чыгышлар да күрсәтелде. Ул ХХ гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнеп куелган.

Татарстан дәүләт ансамбле чыгышы Кукмара районы халкы өчен көтеп алынган һәм әһәмиятле вакыйга булды. Кукмара районы мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Нуриев билгеләп үткәнчә, күпчелек Россия, якын һәм ерак чит илләр буйлап гастрольләрдә йөрүче танылган Татарстан коллективы аның хәтерендә Зур Сәрдек авылында беренче тапкыр чыгыш ясады.

“Без бу вакыйгага бик шат, концертны бик көттек. Ансамбльдә якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Гафиятуллин чыгыш ясавы белән дә без горурланабыз. Бу үзизоляция чорыннан соң авыл халкы өчен беренче зур һәм озак көтелгән концерт”, – дип уртаклашты Рамил Нуриев.

Татарстанның атказанган артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Фәрит Гафиятуллин журналистларга белдерүенчә, якташлары алдында чыгыш ясау – аның өчен дулкынландыргыч вакыйга. “Быел безнең ансамбль Татарстан авыллары буенча гастрольләрдә йөри. Бөтен җирдә безне бик җылы каршы алалар, моның өчен тамашачыбызга зур рәхмәт”, – диде ул.

Концертны алып баручы буларак дәүләт ансамбленең хор төркеме артисты Ләйсән Зәкиева-Романцова чыгыш ясады. Ул ансамбльдә тумыштан ук эшли, чөнки аның әти-әнисе дә бу коллективта эшләгән. “Мине бала тудыру йортыннан ансамбль каршы алды, – дип елмаеп искә ала артистка. – Балачакта әни белән бу коллективта гастрольләргә йөрдек. Ансамбльнең хор төркеме артисткасы булып мин 1989 елдан бирле эшлим”.

Ләйсән Зәкиева-Романцова пандемия аркасында гастрольләр кимеде, артистлар чыгышларны бик сагынды, дип билгеләп үтте. “Артистлар гастрольләрдән башка яши алмый, бу аларның тормышы. Хәзер чыгыш ясау мөмкинлеге булуына без бик шат. Без тамашачыларны бик яратабыз, чыгышларыбыз вакытында авыл тамашачыларының күзләрендә яктылык күрү бик рәхәт”, – дип сөйләде артистка.

Зур Сәрдек авылында Концерт аншлаг белән узды һәм залдагы тамашачыларның алкышлары белән тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, 1 февральдән Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең мәдәни марафоны старт алды, аның кысаларында коллектив республиканың авыл мәдәният йортларында үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтә. Чыгышлар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза.

Коллектив шулай ук Кукмара районының Ядегәр һәм Байлангар авылларында чыгыш ясаячак.

Концертлар 19.00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International