Казанда VI Татар музыкасы «Мирас» фестивале узачак

2021 елның 5 феврале, җомга

13, 17 һәм 20 февральдә Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» VI Татар музыкасы фестивале кысаларында Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында концертлар узачак. Чараны ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Россия һәм Татарстанның халык артисты Александр Сладковский оештыра.

Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры 2015 елдан бирле иң зур чараларының берсе —«Мирас» татар музыкасы фестивален үткәрә.

Фестивальнең арт-директоры-музыка белгече, продюсер, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе, сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алеев. "Мирас" фестивале-тарихи сәнгать вакыйгасы гына түгел, ул-татар музыкасы бәйрәме. Бу чын татар музыкасы бәйрәме!", — дип билгеләп үтте интервьюларның берсендә Вадим Дулат-Алеев.

Фестиваль 13 февральдә ачыла һәм Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел тулуга багышлана.

"Мирас" фестивале — татар классик музыкасының иң дәрәҗәле фестивале, барлык композиторлар да аңа эләгергә омтыла. «Мирас» ярдәмендә классика яңа әсәрләр өчен нигез булып тора", - дип уртаклашты композитор Илһам Байтирәк.

Фестивальнең йомгаклау концерты 20 февральдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International