XVII Казан кинофестиваленә гаризалар кабул итү игълан ителде

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Халыкара XVII Казан мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар 2021 елның 1 июненә кадәр кабул ителә. Фестиваль 2021 елның 5-10 сентябрендә узачак. Кинофорум Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме хезмәттәшлегендә узачак.

Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башына төгәлләргә тиеш, аннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.

Комиссия тарафыннан сайлап алынган фильмнар фестивальнең төп конкурс афишасына керәчәк. Конкурс программасыннан тыш, тамашачыларны конкурстан тыш һәм параллель программалар көтә. Конкурстан тыш программа тамашачыларга Россиянең иң яхшы уен, документаль һәм анимацион киносы үрнәкләрен, ретроспектив һәм тематик программаларны тәкъдим итәчәк.

Фестиваль кысаларында иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре, партнер-кинофестивальләр өчен инвестицион-презентация мәйданчыгы, эшлеклеләр мәйданчыгы һәм башка чаралар узачак.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелә. Беренче фестиваль Россия мөфтиләре Советы, РФ мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырылган иде.

Кинофестивальнең рәсми сайты http://kazan-mfmk.com/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International