Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Спикерлар йомгак ясадылар, бүләкләү тантанасы һәм алдагы елларга планнар турында сөйләделәр. Сорауларга түбәндәге спикерлар җавап бирде:
-Д.Д. Натфуллин - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары;
-К.Н. Нуруллин -Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры;
-А.Ф. Фәйзрахманов- Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасы дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкче.
Гаризалар 1 августтан 15 ноябрьгә кадәр кабул ителде.
Барлыгы 27 гариза бирелгән иде.
Премияне тапшыру тантанасы 15 февраль 18.30 сәг. Илһам Шакиров туган көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узачак.