15 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Казан»журналының февраль номерын тәкъдим итү булачак. Аның төп темасы "Шәһәр музыкасы".
Журналның баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова: «Без шәһәрнең музыка тормышы энциклопедиясен төзергә тырышмадык — хәзерге вакытта һәм кайчандыр эшләп килгән барлык коллектив, оркестр һәм төркемнәрнең исемлеген тезмәдек (хәтта иң яратканнарын да!) — әмма Казанның бүген ничек яңгыравын күз алдына китерергә тырыштык", -дип билгеләп үтте.
Концертта Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, композитор Эльмир Низамов, джаз музыкантлары Евгений Соколов һәм Владимир Чигарев, җырчы Зәринә Вилданова, бард Дмитрий Бикчәнтәев, татар альтернатив музыка сәхнәсе вәкиле Оскар Юнысов (Gauga) катнаша.
Музыкадан тыш, концерт программасында-авторлар белән танышу һәм номер геройларының автограф-сессиясе, журнал сатып алу, подписка рәсмиләштерү һәм бүләк алу мөмкинлеге дә булачак.
Башлана-18.00 сәгатьтә. Чарага керү ирекле.