6 февральдә Мамадышта Бөтенроссия «SunnyFest» креатив чаналар фестивале узачак. Чарада катнашу өчен Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 50дән артык команда гариза биргән.
Оештыручылар катнашучыларга иҗади ирек бирделәр. Барлыгы дүрт номинация буенча җиңүче сайланачак. Конкурсның приз фонды-130 мең сум дип хәбәр итә фестивальнең оештыру комитеты.
Фестиваль программасы белән сайтта танышырга мөмкин: https://sunny-fest.ru/
Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгыннан хәбәрчеләр өчен трансфер оештырыла. Министрлыктан (Пушкин ур., 66/33) 6 февраль көнне сәг.7:00дә китү планлаштырыла. Мамадыштан автобус 16:00 сәгатьтә кузгала.
Аккредитация түбәндәге электрон адрес буенча үтәргә мөмкин: Aygul.Nadyrshina@tatar.ru.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте