«Эрмитаж-Казан» үзәгендә 20 февральдән 4 апрельгә кадәр «Стерео-Казан» күргәзмәсе узачак. Проект XIX-XX гасырларда шәһәр күренешләре төшерелгән үзенчәлекле зур күләмле рәсемнәрне үз эченә ала. Элеккеге фоторәсемнәрнең барысының да 2020 елда шул ук урыннарда ясалган яңа стерео-фотосурәтләре бар. Шулай итеп, шәһәр урамнарының элеккеге күренеше белән бергә XXI гасырдагы күренешен тасвирлаган рәсемнәрне дә күрергә һәм чагыштырырга мөмкин. Экспозициядә 130га якын фотография тәкъдим ителгән.
Күргәзмәгә килүчеләр заманча стереоскоплар ярдәмендә борынгы фотографияләрне 3D-форматта карый алачаклар. Бу кыса эчендәге тигез фоторәсемнәргә караганда күпкә кызыклырак . Оештыручылар Казан тарихы турындагы мәгълүматларны мавыктыргыч итеп күрсәтүне максат итеп куялар.
Күргәзмәдә 40ка якын борынгы оптик прибор тәкъдим ителә, әлеге фоторәсемнәр 100 елдан артык шулар ярдәмендә ясалган. Бу стереоскоплар, таксифотлар, стерео-күзлекләр һәм 3d-фотоаппаратлар. Аппаратлар коллекциясенең хуҗасы Казанда яшәүче Максим Васильев, ә тарихи фотосурәтләрне коллекционер Искәндәр Габдрахман улы Камал тәкъдим иткән.
Проект Президент грантлары Фонды тарафыннан хупланган. Күргәзмәгә керү бушлай.
Күргәзмәне үткәрү урыны: «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге. Көннәре һәм вакыты: 2021 елның 20 февраленнән 4 апреленә кадәр, сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе-10:00-18:00 сәг. кадәр; җомга көнне-11:00-20:00 сәг. кадәр.
Электрон почта: hermitage-kazan@mail.ru
тел.: 8(843)567-80-32, 8(843)567-80-34