ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2021 ел
җомга

Һәр фильм Бөтенроссия һәм Халыкара балалар иҗатының дәрәҗәле медиа мәйданчыкларында танылды. Һәм хәзер, "Сотворение" балалар киносын үстерү Фонды Татарстан Республикасы балалары белән яңа сезонга кыска метражлы фильмнар төшерүне дәвам итә.


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

25 февральдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясе үтә.

25 февральдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясе үтә.


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

24 февраль 14.30 сәг. Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетының утырышлар  залында 2020 елда Татарстан Республикасында  «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә һәм 2021 елда Татарстан Республикасында аны гамәлгә ашыру перспективаларына багышланган брифинг булды.


22
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Бу якшәмбедә ТР Халыклар Дуслыгы Йортының концертлар залында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган ТР халыклары кинофестивален ачу тантанасы узды.

2021 елның 22-28 февралендә мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендә узачак чаралар планы белән биредә танышырга мөмкин: Чаралар планы.


20
февраль, 2021 ел
шимбә

3 март 14:00 сәгатьтә режиссер һәм педагог  Дарья Хуртина җитәкчелегендә  Казан яшь тамашачылар театрының  «Создавая театр» инклюзив иҗат лабораториясе «Зәңгәр кош» спектаклен тәкъдим итәчәк.

20 февральдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Сарапул тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыелмасыннан «Риваятьләр җире» күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

19 февральдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу, шулай ук Татарстанда Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан Алабуга музей-тыюлыгының сирәк коллекцияләр галереясында «Изге Коръән дөньясында» дип исемләнгән уникаль күргәзмә ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International