Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 26 феврале 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында (4 кат, конференц-зал) ТР мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, гражданнар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында 2020 елга куелган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышу узачак.
Фикер алышуда катнашырга теләүчеләр өчен алдан теркәлү мөмкин. Гаризалар 2021 елның 25 феврале 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә: elena.chemerisova@tatar.ru
Гариза формасы:
-ФИО
-Туган ел, ай, көн
-Эш урыны
-Вазыйфа
-Элемтә өчен телефон яисә эл. почта
Элемтәгә керү өчен телефоннар: (843) 264-74-38, 264-73-98, 264-74-73, 264-73-91 (ТР мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге).