Россиядә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Шәхсән үзең рәхмәт әйт" акциясе башлана

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көне-үзенчәлекле бәйрәм. Бу батырлыкларны искә алу, баш ию һәм рәхмәт белдерү көне, чөнки бүгенге көндә без ял итәбез, эшлибез, гаилә корып матур тормышта яшибез.

Һәркайсыбыз геройларга баш иеп, истәлекне саклау йөзеннән өлеш кертеп карточкаларда язма калдыра ала.

Үзегезнең тарихыгызны языгыз һәм түбәндәге хэштегларны куегыз:

#НашиЗащитники (Безнең сакчыларыбыз)

23 февраль көнне бөтен Россия буенча Ватанны саклаучыларга рәхмәт йөзеннән берьюлы берничә акция узачак. Ватанны һәм тынычлыкны саклауда катнашучыларга рәхмәтегезне белдерегез.

#ПомнимСвоихГероев (Батырларыбызны онытмыйбыз)

Сезгә таныш шәхеснең батырлыгы турында сөйләгез. Аның турында кыска видео яздырыгыз һәм социаль челтәрләрдә урнаштырыгыз. Ватаныбызны саклаучыларны һәркем белсен һәм хәтерләсен.

#ПисьмоПобеды (Җиңү хаты)

19 февральдә  теләге булган һәркем социаль  челтәрләрдә яки (волонтерыпобеды.рф) РФ җиңү волонтерлары сайты аша Бөек Ватан сугышы ветераннарына бәйрәм белән котлаулар яза ала. Җиңү волонтерлары аларны махсус бланкта бастырып 23 февральгә  адресатларына җиткерәчәкләр.

#СкажиСпасибоЛично (Шәхсән үзең рәхмәт әйт)

Үзегезнең туганнарыгыз - Ватанны саклаучылар белән төшкән фото һәм видеоларны урнаштыгыз. Аларның тарихы турында сөйләгез. Исән ветераннарга рәхмәт әйтергә өлгерегез.

#РодныеОбъятия (Туганнар кочагы)

Социаль челтәрләрдә Ватанны саклаучы бабаларыгыз, әтиләрегез, абыйларыгыз, әбиләрегез белән фотолар урнаштырыгыз. Аларның тарихын языгыз һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдерегез.

Гаиләгез тарихы белән уртаклашыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International