19 февральдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу, шулай ук Татарстанда Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан Алабуга музей-тыюлыгының сирәк коллекцияләр галереясында «Изге Коръән дөньясында» дип исемләнгән уникаль күргәзмә ачылды.
Чара Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештырылды.
Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, Алабуга Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов катнашты. Тантананы Казаннан килгән Коръән-хафиз Сәйид Камал ачып җибәрде, ул мөселманнарның изге китабыннан сүрәләр укыды.
Сирәк коллекцияләр галереясе танылган коллекционерларның киң җәмәгатьчелеккә үзләренең уникаль әсәрләрен күрсәтә алырлык экспозицион мәйданчык.
«Изге Коръән дөньясында» дип аталган һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла торган яңа галереянең күргәзмәсендә 2 шәхси коллекция-Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм күчереп язучы, кулъязма китапларны реставрацияләүче Дамир Әхмәтгалиев коллекцияләре тәкъдим ителде.
Бу күргәзмә Алабугада гына түгел, хәтта Татарстанда да беренче тапкыр тәкъдим ителә. Камил хәзрәт Алабуга музей-тыюлыгына вакытлыча файдалану өчен төрле гасырның 30дан артык факсимиль һәм басма Коръәнен тапшырды. Моннан тыш, мөфти музей фондына ТР Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә», ислам тематикасына басмалар, мөселманнарның изге китабының тулы тексты язылган зур бит бүләк итте.
Хәзерге вакытта Дамир Әхмәтгалиев Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының рәссам-реставраторы һәм Татарстан Республикасында бердәнбер уникаль реставратор һәм иң югары дәрәҗәдә Коръәнне күчереп язучы булып тора.