Татарстан Республикасы халыкларының «Панорама» фестивале ачылды

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

Бу якшәмбедә ТР Халыклар Дуслыгы Йортының концертлар залында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган ТР халыклары кинофестивален ачу тантанасы узды.

Фестивальне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Татаркино» мәдәният учреждениесе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы белән Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты оештырды.

«Панорама» кинофестивале 22 февраль 18:00 сәгатьтә «Мир»кинотеатрында башлана. Март аенда-мари, май аенда грузин киносы көннәре планлаштырыла. Җәй көне тамашачылар төрки, славян һәм әрмән фильмнарын карый алачак. Көзен-Дагыстан, Бурятия, Һиндстан һәм гарәп киносы көннәре булыр дип көтелә. «Панорама» таҗик киносы көннәре белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International