Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында "Мәдәният" милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

24 февраль 14.30 сәг. Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетының утырышлар  залында 2020 елда Татарстан Республикасында  «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә һәм 2021 елда Татарстан Республикасында аны гамәлгә ашыру перспективаларына багышланган брифинг булды.

Матбугат конференциясе спикерлары:

Әюпова Ирада-Татарстан Республикасы мәдәният министры;

Сафина Луиза-Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башлыгы урынбасары;

Поверенов Николай- Яшел Үзән шәһәре балалар сәнгать мәктәбе директоры;

Вафина Эльвира -Арча районы Яңа Кырлай авылы китапханәсе директоры;

Новиков Илья - Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, мәдәният волонтеры;

Пискунова Любовь-Бөгелмә шәһәре балалар сәнгать мәктәбе директоры;

Госманова Светлана-Ютазы муниципаль районы кино челтәре мөдире;

Прокофьева Гөлнара-Спас муниципаль районы мәдәният бүлеге башлыгы.

Әлеге матбугат конференциясендә катнашучылар Татарстан Республикасында «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыруның үз мисаллары турында сөйләячәкләр.

«Мәдәният» милли проекты Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указы нигезендә эшләнде. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. «Мәдәният» милли проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади шәхесләр» һәм «Цифрлы мәдәният».

«Мәдәният» милли проекты кысаларында 2021 елда тормышка ашырыла торган чараларның исемлеге.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова доклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International