Казан яшь тамашачылар театрында «Зәңгәр кош» инклюзив спектакленең премьерасы узачак

2021 елның 20 феврале, шимбә

3 март 14:00 сәгатьтә режиссер һәм педагог  Дарья Хуртина җитәкчелегендә  Казан яшь тамашачылар театрының  «Создавая театр» инклюзив иҗат лабораториясе «Зәңгәр кош» спектаклен тәкъдим итәчәк. Анда 19 кеше катнаша, аларның 7се - инвалид балалар. Спектакльдән соң инклюзив сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге белгечләр катнашында «Татарстанда инклюзив сәнгать» темасына түгәрәк өстәл узачак.

Лаборатория театр базасында 2017 елның июнендә «РИТЭК» АҖ гранты ярдәме белән ачылды. Лабораториянең максаты - «үзенчәлекле» һәм сәламәт балалар арасында тигез мөмкинлекләр, хөрмәт һәм ихлас дуслык хисләре булдыру. "Зәңгәр кош" икенче спектакль булачак, беренчесе Ричард Бах повесте буенча «Чайка по имени Джонатан Ливингстон» спектакле иде.

Спектакльдә Казан яшь тамашачылар театры артистлары ТР халык артисты Нина Калаганова, ТР атказанган артистлары Алсу Густова, Алексей Зильбер, Дмитрий Язов катнаша. Рәссам - сәхнәгә куючы-Марина Родионова, балетмейстер - Евгений Скрипачев. Спектакльнең музыкаль бизәлеше-Дмитрий Бикчәнтәев җитәкчелегендәге «НеЗаМи» ансамбле.

Спектакльгә керү теркәлү узган очракта бушлай. 6+

Өстәмә мәгълүмат һәм аккредитация: +79625586514 (Валерия) tuz-press@kazan-tuz.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International