ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2021 ел
сишәмбе

19 мартта Әлмәттә композитор һәм татар халык музыкасын өйрәнүче Солтан Габәшинең 130 еллыгына багышланган «Хәзерге шартларда Татарстан халыкларының этник музыкаль-инструменталь мәдәнияте» дип исемләнгән семинар-практикум узачак.


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

20 март көнне иртәнге сәг. 9:00дан Милли китапханәгә килгән һәркем китапханәгә йөрү билетын рәсмиләштерә, китаплар ала яки китапханә залларында әдәбият укый алачак.

14 март Зөя утрау-шәһәрчегендә кышны озату һәм язны каршылау бәйрәме – «Масленица» узды.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы «Казанские ведомости» газетасы редакциясе коллективын 30 еллык юбилее белән тәбрик итә.

27 марттан 2 июньгә кадәр Казанның  төп музейларында яңа музыкаль  проект тормышка ашырыла, аның  төп максаты — халыкка мәгърифәт  бирү, камера-инструменталь башкару жанрына, «квартет» стиленә карата кызыксыну уяту.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Тарих йөзләрдә. Алабуга» җыентыгын тәкъдир итү булды. Җыентык Алабуга ягы тарихына бәйле 259 тарихи шәхеснең кыскача тормыш юлыннан торган биографик белешмә.


14
март, 2021 ел
якшәмбе

Казанда «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» Республика балалар кинофестиваленең дүртенче зональ турына нәтиҗәләр ясалды. Финалга барлыгы 27 эш үтте.


13
март, 2021 ел
шимбә

Казан яшь тамашачылар театры Бөтендөнья балалар театры көненә багышланган хәйрия акциясе оештыра. 20 март Бөтендөнья балалар һәм яшьләр өчен театр көне буларак билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе хәбәре


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International