Татарстан Республикасы Милли китапханәсе китаплар бирү эшчәнлеген яңарта

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

20 март көнне иртәнге сәг. 9:00дан Милли китапханәгә килгән һәркем китапханәгә йөрү билетын рәсмиләштерә, китаплар ала яки китапханә залларында әдәбият укый алачак. Китап укырга яратучылар өчен бу көнне кызыклы программа әзерләнә: экскурсияләр, остаханәләр һәм кино күрсәтү оештырылачак. Чараның тулы программасы белән түбәндәге сылтамада танышырга мөмкин: https://nbrt.timepad.ru/events/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International