19 мартта Әлмәттә композитор һәм татар халык музыкасын өйрәнүче Солтан Габәшинең 130 еллыгына багышланган «Хәзерге шартларда Татарстан халыкларының этник музыкаль-инструменталь мәдәнияте» дип исемләнгән семинар-практикум узачак.
Семинар-практикум Татарстан Республикасы фольклор коллективлары, берләшмәләр, балалар сәнгать мәктәбе, балалар музыка мәктәбе җитәкчеләре, халык иҗатын яратучылар өчен үткәрелә. Чарада этномузыка белгечләре, фольклорчылар, педагоглар, фольклор-инструменталь ансамбль җитәкчеләре, этник музыка уен коралларын җитештерүчеләр катнашачак.
Семинарда катнашучылар үзләренең эшчәнлек дәрәҗәсен, төбәкнең этник инструменталь сәнгате тарихы буенча белемнәрен арттыра һәм инструментларны торгызу буенча эш методикаларын үзләштерәчәкләр, тәҗрибә уртаклашачаклар.
Семинар программасында түбәндәге темалар тәкъдим ителә:
1.Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышының этник инструменталь традицияләрен өйрәнүнең торышы. Этник инструментларда уйнау һәм аларны җитештерү тәҗрибәсен торгызу бурычлары.
2.Урта Идел буеның урта гасыр музыкаль традицияләре. Хәзерге шартларда инструменталь сәнгатьне реставрацияләү һәм торгызу.
Проектның географиясе. Татарстан Республикасының Кама аръягындагы Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат, Сарман, Спас, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарының фольклор студияләре, мәдәни-агарту учреждениеләре, берләшмәләре, балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка мәктәпләре.
Семинарның программасы.
Хәбәрчеләр өчен аккредитация: tatcultgrant@mail.ru 8(843)293-30-43, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУның проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү бүлеге методисты Сибагатуллина Гүзәл Фәрит кызы.