ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2021 ел
җомга

2021 елның 12 июнендә сәг. 11.00 дә Зөя утрау-шәһәрчегендә Россия көненә багышланган «Ышану» дип исемләнгән рухи музыка концерты булачак.

«Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы көннәре» мәдәни программасы кысаларында ТР Милли музеенда «Уус уонна Иис»: Якутия халыкларының декоратив-гамәли сәнгате» күргәзмәсе ачыла.


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Боспорские агоны» XXIII Халыкара антик сәнгать фестивале Керчь шәһәрендә 11-16 июньдә узачак. Әлмәт театры фестивальдә "Эзоп" спектакле белән чыгыш ясый.

2021 елның 6-11 июнендә Казанда төрки халыкларның XV Халыкара «Нәүрүз» театр фестивале узачак.

2021 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Спас районы Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган традицион «Изге Болгар җыены» фестивале узачак.

Татарстанлыларны «Олонхо җире риваятьләре» дип исемләнгән якут киносы көннәренә чакыралар. Якут киносы көннәре Казанда инде икенче тапкыр быел 8-10 июньдә «Мир» кинотеатрында узачак.

2021 елның 8 июненнән 13 июненә  кадәр Саха (Якутия) Республикасы  Милли сәнгать музее  һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясы белән берлектә Татарстанда Якутия көннәре кысаларында «Олонходан иҗат киңлегенә» дип аталган күргәзмәне карарга чакыра.

4 июнь 13:00 сәгатьтә Татарстан  Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать Галереясендә "Архитектура-2021" Халыкара конгрессы мәдәни-агарту проектының фестиваль программасын тәкъдим итү булачак.


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Кичә Казан яшь тамашачылар театрында Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International