2021 елның 8 июненнән 13 июненә кадәр Саха (Якутия) Республикасы Милли сәнгать музее һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясы белән берлектә Татарстанда Якутия көннәре кысаларында «Олонходан иҗат киңлегенә» дип аталган күргәзмәне карарга чакыра.
Саха Республикасы Себер һәм Ерак Көнчыгыш үзәкләренең берсе, ул илнең сәнгать тормышы үсеше, монда яшәүче халыкларның кабатланмас борынгы традицияләре белән аерылып тора.
Якутиянең хәзерге заман сәнгатендә актив рәвештә халыкның матди һәм рухи мирасын өйрәнү бара. Рәссамнар мифологиягә, фольклорга, Олонхо эпосына мөрәҗәгать итәләр, милли мәдәниятнең сюжетларын һәм образларын универсаль тәртип фәлсәфәсе һәм мифологемалары буларак интерпретациялиләр. Бүгенге көндә авторлар үз иҗатына карата дәвамчанлык һәм үсеш күрсәтәләр һәм республиканың үзенчәлекле заманча сәнгатен формалаштыру өчен яңа перспективалар ачалар.
Күргәзмә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында 8 июньнән 13 июньгә кадәр дәвам итә.