2021 елның 12 июнендә сәг. 11.00 дә Зөя утрау-шәһәрчегендә Россия көненә багышланган «Ышану» дип исемләнгән рухи музыка концерты булачак.
Концерт хор коллективлары катнашында Изге Ана иконасы соборында узачак. Чарада Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Николай Беляев җитәкчелегендә «Преображение» камера хоры, регент Марина Литвиненко җитәкчелегендә Благовещение кафедраль соборы хоры чыгыш ясаячак.
Шул ук көнне сәг.10.00 да Зөя утрау-шәһәрчеге тарихы музеенда кунаклар өчен ТР Дәүләт кыллы квартеты башкаруында камера музыкасы да яңгыраячак.