Милли музейда якут күргәзмәсе ачыла

2021 елның 4 июне, җомга

«Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы көннәре» мәдәни программасы кысаларында ТР Милли музеенда «Уус уонна Иис»: Якутия халыкларының декоратив-гамәли сәнгате» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдәге  агач һәм көмеш предметлар, мамонт казык тешеннән ясалган әйберләр, йон эшләнмәләр -Якутия халыкларының табигать белән тыгыз бәйләнешләре турында сөйләячәк.

Саха (Якутия) Республикасы-планетаның иң зур административ-территориаль берәмлеге. Суык табигатьле җирнең мәйданы биш Франция белән чагыштырырлык. Биредә Төньякның салкын полюсы урнашкан. Кырыс климат Якутия халыкларының мәдәни традицияләре үзенчәлеген — әйләнә-тирәдәге дөнья матурлыгын аңларга һәм аның белән гармониядә яшәргә омтылуны ассызыклый. Татарстан Республикасы Милли музеенда оештырылган күргәзмәдә моңа инанырга мөмкин.

Якут күргәзмәсендә мәдәни символлар – төрле орнамент бизәкләре булган чороннар (касәләр); Якутия халыкларының милли киемнәре; XIX-XX йөзнең көмеш бизәнү әйберләре, ат бизәү предметлары тәкъдим ителәчәк. Хәзерге заман халык осталарының эшләнмәләре: хомус, якут пычаклары, сөяктән эшләнгән әйберләр төп урынны алып тора. Емельян Ярославский исемендәге Якут Дәүләт берләштерелгән тарих һәм мәдәният музее фондларыннан уникаль экспонатлар һәм Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан тюрколог Николай Катановның якут коллекциясе күргәзмә кунаклары өчен кызыклы булачак. Күргәзмәдә үзәк урын якутларның милли бәйрәме Ысыах– җәйге кояш җылысы торышына багышланачак.

Күргәзмә 8 июнь 16.00 сәгатьтә ачыла һәм 11 июньгә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International