Татарстанлыларны якут киносы көннәренә чакыралар

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанлыларны «Олонхо җире риваятьләре» дип исемләнгән якут киносы көннәренә чакыралар. Якут киносы көннәре Казанда инде икенче тапкыр быел 8-10 июньдә «Мир» кинотеатрында узачак. Беренчесе 5 ел элек шул ук кинотеатрда узган иде һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Барлык фильмнар да тамашачылар өчен бушлай күрсәтеләчәк, кассадан алдан урын алу сорала яки «Мир» кинотеатры сайтында https://kinoteatr-mir.ru/ мөстәкыйль рәвештә теркәлү таләп ителә. Якут кинематографлары Казан тамашачысын түземсезлек һәм дулкынлану белән көтеп кала.

Якут киносы көннәрен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Саха (Якутия) Республикасы мәдәни һәм рухи үсеш министрлыгы һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе оештыра. Чара Татарстанда Якутия көннәре кысаларында Якутия АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы халыкларының «Панорама» кинофестиваленә багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International