«Боспорские агоны» XXIII Халыкара антик сәнгать фестивале Керчь шәһәрендә 11-16 июньдә узачак. Әлмәт театры фестивальдә "Эзоп" спектакле белән чыгыш ясый.
«Боспорские агоны» фестивале “Боспор патшалыгының алтын боҗрасы” төбәкара туристик маршруты кысаларында Россия – Греция тарихы елы чаралары программасына кертелгән.
Соңгы елларда Кырым ярымутрауның иң ерак почмагында — борынгы Керчь шәһәрендә барлыкка килгән сәнгать бәйрәме Кырымның мәдәни тормышына үтеп керде һәм дөньяга танылды, бүгенге көндә ул ярымутрауның визит карточкасы булып тора.
Кунакларны театр, музей, музыкаль программа көтә, шулай ук кино көннәре һәм концертлар да булачак. «Антик заманнан бүгенге көнгә кадәр» дип аталган театраль конкурста Россия, Казахстан, Татарстан, Сербия коллективлары үзләренең спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Иң яхшы режиссура, иң яхшы хатын-кыз һәм ир-ат роленә, антик теманы заманча ачучыга призлар тапшыру каралган.
“Эзоп” спектакле 14 июнь көнне 21:00 сәгатьтә Митридат Тавы, Пантикапей шәһәрчеге, "Пританей" (Рыбаков ур., 43а) адресы буенча тәкъдим ителәчәк.