Кичә Казан яшь тамашачылар театрында Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр.
Көндез сәг 10.00 һәм 12.00 дә «ЮВТ АЭРО» АҖ, «Бердәм Россия» партиясе һәм Хәйруллин Көндез сәг 10.00 һәм 12.00 дә «ЮВТ АЭРО» АҖ, «Бердәм Россия» партиясе һәм Хәйруллин хәйрия фонды белән берлектә оештырылган хәйрия спектакльләре күрсәтелде. Нәни тамашачылар бушлай спектакль карадылар, Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук инвалид балалар өчен фойеда аниматорлар эшләде, уеннар оештырылды һәм сабыйларга бүләкләр тапшырылды.
Театр артистлары Казан Кремле территориясендә узган Татарстан халыкларының традицион «UenFest» уеннары фестивалендә дә катнаштылар. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Казан яшь тамашачылар театрының матбугат хезмәте, Рәмис Нәҗмиев фотосыКич белән Казан яшь тамашачылар театры балаларны түләүсез инклюзив спектакль карарга чакырды. Лабораториядә 19 кеше катнаша, шуларның җидесе балалар. Лаборатория театр базасында 2017 елның июнендә РИТЭК компаниясе гранты ярдәмендә ачылган иде.