«Мәдәният» милли проекты кысаларында төрки халыкларның XV Халыкара «Нәүрүз» театр фестивале узачак

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 6-11 июнендә Казанда төрки халыкларның XV Халыкара «Нәүрүз» театр фестивале узачак. Фестивальдә Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиядән 28 театрдан 500гә якын кеше катнашачак.

Фестиваль "Иҗади кешеләр" федераль проектының "Мәдәният" милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

"Нәүрүз" спектакльләре  Казанның 6 театр мәйданчыгында тәкъдим  ителәчәк: Г.Камал театрының Зур һәм Кече заллары, "Әкият" курчак театрының Зур һәм Кече заллары, К.Тинчурин театры, Г.Кәриев театры. Спектакльләр шулай ук Кабан күле яр буенда ачык һавада да уйналачак. Билетларны кассаларда, театр сайтларында һәм билет сатучылардан алырга мөмкин. Фестиваль спектакльләрен kamalteatr.ru сайтында да карау мөмкин. Чарага Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Уфадан театр тәнкыйтьчеләре чакырылган.

Фестивальне «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге ярдәме һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә Камал театры оештыра.

«Нәүрүз» театрара элемтәләрне ныгыту һәм Россия Федерациясе һәм чит илләрнең төрки һәм башка халыкларының театр мәдәниятен үзара баету максаты белән уздырыла. Беренче тапкыр «Нәүрүз» фестивале 1989 елда Алма-Атада СССР Театр эшлеклеләре берлеге карары белән үткәрелә. СССР таркалганнан соң ел саен үткәрелә торган фестиваль 5 ел үткәрелми. «Нәүрүз» фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы белән оештырыла.

Фестиваль Халыкара статуска ия була һәм Казанда дүрт елга бер тапкыр уздырыла. 2009 елдан башлап Фестиваль ике елга бер тапкыр үткәрелә. 2010 елдан башлап фестиваль эгидасы астында "Нәүрүз" Халыкара театр-белем бирү форумы да уза. Форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр белеме һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча семинарлар һәм мастер-класслар үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International