«Изге Болгар җыены» фестивале программасы

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Спас районы Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган традицион «Изге Болгар җыены» фестивале узачак.

Әлеге вакыйга уңаеннан күптөрле бәйрәм чаралары әзерләнде: рухи музыка концерт программасы, “Кече манара”  янында «Тәүбә» намазы, Җәмигъ мәчете мәйданында көндезге намаз, Татарстан Республикасының халык сәнгать һөнәр осталарының күргәзмәсе, билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры оештырылачак. Көн дәвамында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының барлык объектлары да бәйрәм кунакларына хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук «Изге Болгар җыены» чарасында «Язу тарихы»на багышланган интерактив мәйданчык эшләячәк. Анда урта гасырда болгар-татар язуы, каләм, каллиграфия үзенчәлекләре турында кызыклы мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак.

 Татарстан мөселманнры  Диния нәзарәте вәкилләре ислам  дине турында лекторий һәм  намаз укырга өйрәнү өчен кыска  дәресләр оештырачак.

1100 ел элек булган вакыйгаларга  багышлап бәйрәмне ат чабышы  һәм театральләштерелгән тамаша  бизәячәк.

 Тарихи бәйрәм чарасында  гадәттәгечә 

-Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов,

- Татарстан Республикасы  дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев,

-Татарстан Республикасы  мөселманнары Диния нәзарәте  рәисе Камил Сәмигуллин,

-Бөтендөнья татар конгрессының  «Милли Шура» рәисе, Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары  Васыйл Шәйхразиев катнашачак.

Шулай ук Татарстанда ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары да катнашачак.

«Изге Болгар жыены» бәйрәм чаралары программасы түбәндәге сылтамада:

 https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/1982247.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International