ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

Заманча сәнгать галереясендә Казан театр училищесының 100 еллык юбилее кысаларында Васильевский театры «ART» спектаклен күрсәтте (Санкт-Петербург шәһәре). Театр гастрольләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узды.

20 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр «Мир» кинотеатрында «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» узачак. Чара шулай ук республика шәһәрләре һәм районнарының муниципаль кинозалларында да узачак.

ТР ДССМ заманча сәнгать галереясендә Казан театр училищесының 100 еллыгына багышланган «Бер йорт тарихы» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә экспонатлары - студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм укытучылар тарафыннан сәхнә өчен булдырылган предметлар.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында тарихы, музейлары һәм архитектура һәйкәлләре турында лекцияләр циклы дәвам итә. Киләсе лекция 2022 елның 23 ноябрендә 18:30 сәг. узачак һәм музей арты серләрен ачачак.


17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында Конвенция булдыруга 50ел тулу уңаеннан 4-9 декабрь Казанда Халыкара форум узачак.‑ Чара төрле өлкәләрдән якынча 700 белгечне берләштерәчәк. Моннан тыш, вакыйгада тагын 300 яшь профессионал катнашачак.

2022 елның 27 ноябрендә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Александр Славутский үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк.

Театр сәхнәсендә Александр Славутский спектакльләре көн саен 25 ноябрьгә кадәр тәкъдим ителәчәк.

16 ноябрь Адыгәй Республикасы Дәүләт филармониясенең Зур залында «Музыкаль Адыгәй» Халыкара академик музыка фестиваленең тантаналы ачылышы булды.

19 ноябрь 18:00 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә «Джазлы Казан» IX Халыкара фестивале кысаларында йомгаклау концерты узачак. Фестиваль Казанда джаз фестиваль хәрәкәте традицияләрен һәм тәҗрибәсен саклауга һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән.

18 ноябрьдә 18:30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» бенефис-спектаклен тәкъдим итә. Спектакль алдыннан халык мәхәббәтен казанган талантлы артистыбызны тәбрикләү булачак. Әлеге чарага хезмәттәшләре, татар театрлары вәкилләре,  якташларының килүе көтелә.

2022 елның 18 ноябрендә 18:30 сәгатьтә Татар филармониясе мавыктыргыч музыкаль сәяхәткә «Глория» концерт хоры чыгышына чакыра (Екатеринбург шәһәре) һәм музыка белгече Светлана Черных лекциясен тыңларга өнди.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International