Казан театр училищесы юбилее кысаларында режиссер Руслан Нанава «ART» спектаклен тәкъдим итте

2022 елның 18 ноябре, җомга

Заманча сәнгать галереясендә Казан театр училищесының 100 еллык юбилее кысаларында Васильевский театры «ART» спектаклен күрсәтте (Санкт-Петербург шәһәре). Театр гастрольләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узды.

Тамашачыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән мәдәният үсешенә өлеш керткән өчен Васильевский театрының баш режиссеры Руслан Нанава һәм театрның сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Словохотовка Рәхмәт хаты тапшырылды.

Театрның баш режиссеры һәм «ART» спектаклен куючы Руслан Нанава Казан театр училищесын тәмамлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International