20 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр «Мир» кинотеатрында «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» узачак. Чара шулай ук республика шәһәрләре һәм районнарының муниципаль кинозалларында да узачак.
Программага Казан кинофестивалендә катнашучы 7 фильм керде. Бу Якутия, Үзбәкстан, Казахстан киноэшләре, шулай ук Татарстан фильмнары.
«Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» киномарафонын Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Ибн Фадлан» документаль-сәнгать фильмы ачачак.
«Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең кайтавазы» чарасының төп вакыйгасы - Совет һәм Россия цирк артисты, киноактриса, РСФСР атказанган артисткасы, Н.К.Крупская исемендәге РСФСР дәүләт премиясе лауреаты Наталья Варлей белән иҗат кичәсе булачак.
«Мир» кинотеатрында күрсәтмәләр һәм иҗади очрашулар программасы:
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2142008.htm
Билетларны «Мир» кинотеатр сайтында https://kinoteatr-mir.ru// алырга мөмкин.