19 ноябрь 18:00 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә «Джазлы Казан» IX Халыкара фестивале кысаларында йомгаклау концерты узачак. Фестиваль Казанда джаз фестиваль хәрәкәте традицияләрен һәм тәҗрибәсен саклауга һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән.
ТР филармоник джаз-оркестры һәм яшь перспективалы джаз-вокалисты София Ацбеха-Негга 2022 ел фестивален эксклюзив «Вокальная грация джаза» программасы белән ябачак. Программада: классик джазлы вокал.
ТР атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР филармоник джаз-оркестры - Россиянең әйдәп баручы профессиональ джаз коллективларының берсе, дөньякүләм оркестр башкаручыларның иң яхшы традицияләрен саклаучы һәм лаеклы дәвамчысы.
Коллектив шундый абруйлы халыкара һәм бөтенроссия фестивальләрендә катнашучы һәм лауреат исемен яулаучы.
«Джазлы Казан» IX Халыкара фестивале кысаларында йомгаклау концертына рәхим итегез. Сезне иң яхшы чыгышлар көтә!
Концертка билетларны "Пушкин картасы" программасы буенча алырга мөмкин.
Яшь чикләве 6+