16 ноябрь Адыгәй Республикасы Дәүләт филармониясенең Зур залында «Музыкаль Адыгәй» Халыкара академик музыка фестиваленең тантаналы ачылышы булды.
Россия, Белоруссия, Абхазия, Үзбәкстан, Иран композиторларының Халыкара академик музыка фестивале (16-18 ноябрь) Адыгәй дәүләтчелегенең 100 еллыгына багышланган.
Композитор, Россия Композиторлары берлеге идарәсе Рәисе, Татарстан Республикасы композиторлары берлеге Рәисе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Рәшит Кәлимуллинга «Адыгәй Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме бирелде.
Адыгәй Республикасы башлыгы Мурат Каралби улы Кумпилов Россия һәм Адыгәй композиторларының иҗади берлекләре җитәкчеләре белән очрашты:
Классик музыка яратучыларны әлеге искиткеч иҗат бәйрәменә чакырам!