2022 елның 27 ноябрендә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Александр Славутский үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк.
Театр сәхнәсендә Александр Славутский спектакльләре көн саен 25 ноябрьгә кадәр тәкъдим ителәчәк.
"Иң яхшы спектакльләр декадасы" кысаларында - бүләкләр яулаган һәм халыкара фестивальләрдә рус драматик театр сәнгатен тәкъдим иткән спектакльләр куелачак.
Иң яхшы спектакльләр декадасын 27 ноябрьдә театрның төп сәхнәсендә юбилей кичәсе тәмамлаячак.
Театр фойесында "Минем тормышым-театр" фотокүргәзмәсе эшләячәк. Экспозициядә Александр Славутскийның театр тормышы чорын үз эченә алган уникаль кадрлар күрсәтеләчәк.