2022 елның 18 ноябрендә 18:30 сәгатьтә Татар филармониясе мавыктыргыч музыкаль сәяхәткә «Глория» концерт хоры чыгышына чакыра (Екатеринбург шәһәре) һәм музыка белгече Светлана Черных лекциясен тыңларга өнди.
Үрнәк «Глория» концерт хоры коллективы Греция, Бельгия, Италия, Германия, Австрия, Кытай, Словакия, Чехиядә узган халыкара конкурслар лауреаты. Концерт хоры 1987елда оештырылган. Коллектив актив иҗади һәм концерт эшчәнлеге алып бара.
Хор җитәкчесе - РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Бартновская;
Хормейстер - Свердловск өлкәсе Губернаторы премиясе лауреаты Егорова Наталья;
Концертмейстер - Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Ершихина Ольга.
17:30 сәг. Светлана Черных катнашында «Хор: борынгыдан бүгенгегә кадәр» лекциясен тыңларга чакырабыз. Очрашуда хор музыкасы турында кызыклы фактлар белербез һәм концертка әзерләнәчәкбез.
Программада: рус һәм чит ил классикасы әсәрләре: Л. Делиб, З.Кодаи, П.И. Чайковский, П.Чесноков, С.В. Рахманинов, шулай ук халык җырларын эшкәртү, бард музыкасы.
Концертка билетларны «Пушкин картасы» программасы буенча алырга мөмкин.