Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында Конвенция булдыруга 50ел тулу уңаеннан 4-9 декабрь Казанда Халыкара форум узачак.‑ Чара төрле өлкәләрдән якынча 700 белгечне берләштерәчәк. Моннан тыш, вакыйгада тагын 300 яшь профессионал катнашачак.
Ачылыш тантанасы һәм пленар утырыш 5 декабрьдә узачак. Алдагы көннәрдә Казанның төрле мәйданчыкларында 9 тематик чара үткәрү планлаштырыла. Мәдәни чараларда Россия һәм БДБ, Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре делегатлары катнашачак.
Форумны Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.