ТР ДССМ заманча сәнгать галереясендә Казан театр училищесының 100 еллыгына багышланган «Бер йорт тарихы» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә экспонатлары - студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм укытучылар тарафыннан сәхнә өчен булдырылган предметлар.
Кунакларга сәламләү сүзе белән Казан театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова мөрәҗәгать итте.
Казан театр училищесын В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты профессоры, дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясе президенты, UPF тынычлык илчесе Энгель Таһиров котлады.