Музейда - тыюлыкта «Эрмитаж-Казан» үзәгенең музей артында ниләр бар яисә дөнья шедеврлары Казан Кремле белән ничек таныша» лекциясе узачак

2022 елның 18 ноябре, җомга

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында тарихы, музейлары һәм архитектура һәйкәлләре турында лекцияләр циклы дәвам итә. Киләсе лекция 2022 елның 23 ноябрендә 18:30 сәг. узачак һәм музей арты серләрен ачачак.

«Эрмитаж-Казан» үзәге җитәкчесе Маргарита Тихонова күргәзмә темасының ничек билгеләнүе, экспонатларның Казанга ничек китерелүе һәм күргәзмәнең кураторы кем булуы турында сөйләячәк. 

«Эрмитаж-Казан» үзәге 2005 елда ачылды һәм Россиядә Дәүләт Эрмитажының беренче вәкиллеге булды.

17 ел эшләү дәверендә искиткеч проектлар гамәлгә ашырылды: «Матисс. Пикассо. Шагал», «Екатерина Великая. Россия империясенең алтын гасыры», «Бәхетнең биш символы» һәм башкалар.

Ә хәзер «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе эшли, Питер Пауль Рубенс, Антонис Ван Дейк, Якоб Йорданс, Давид Тенирс Кече  әсәрләрен күрергә мөмкин .

Лекциягә керү - бушлай, сылтама буенча теркәлү мәҗбүри: https://kazanskiy-kreml.timepad.ru/event/2238537/

Кайчан: 2022 елның 23 ноябре 18:30 сәг.

Кайда: «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы, 4 подъезд, 2 кат

Керү: түләүсез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International