ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2023 ел
җомга

23 март көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Л.Н. Толстой исемендәге Дәүләт музее һәм А.С. Пушкин исемендәге Дәүләт музее фондларыннан Пушкин һәм Толстой биографиясенә багышланган  күргәзмә эшли башлый.  Бу күргәзмәдәге предметлар Мәскәү музейларыннан алынган.

23 март көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында  «Европалылар карашында руслар тормышыннан мизгелләр» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Ульяновск шәһәренең «В.И.Ленин ватаны» Дәүләт тарихи-мемориаль музей-тыюлыгының җыелмасыннан торачак.


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында - Р.Киплинг әсәре буенча "Кызыксынучан фил" әкиятенең премьерасы узды.

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгенийя Сидорова белән очрашты.

14 март көнне Казан яшь тамашачы театры «Монда Кай булды» спектаклен  Россия «Алтын битлек» милли театр фестиваленең конкурстан тыш «Детский Weekend» программасында күрсәтте. Ул В.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры мәйданчыгында узды.

Президент мәдәни инициативалар фонды төбәкләрнең грант конкурсларында активлык рейтингын игълан итте. Ел ярым эчендә төгәлләнгән конкурс нәтиҗәләре буенча Фонд тарафыннан хупланган проектлар саны буенча лидерлар буларак Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмурт Республикасы, Белгород өлкәсе, Татарстан Республикасы тора; төбәкләрдә иҗади проектларны гамәлгә ашыру өчен җәлеп ителгән федераль чаралар саны буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы тора.


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Милли мәдәният һәм традицияләр елында республика муниципаль берәмлекләре арасында “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы игълан ителде.

2023 елның 31 мартыннан 24 ноябренә кадәр Казан шәһәренең 13 мәйданчыгында мәдәни программа әзерләнәчәк. Анда тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристлык маршрутларын, милли ашларны, халык сәнгать һөнәрләрен, иҗат коллективлары чыгышларын тәкъдир итү аша муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән таныштыру булачак.

16 март Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII Төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗади лабораторияләр старт ала.

Оренбургта Татарстанның әйдәп баручы коллективларының берсе – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле гастрольләре башланды. 10 концерт “Без – Россия” федераль программасы кысаларында, РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә уза. Программа “Росконцерт” федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

17 март 15:00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ХХI гасырда Россия дөньясының прологы буларак «Кырым язы» темасына түгәрәк өстәл узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International