Бу көннәрдә Төрекмәнстанда сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеменең VIII утырышы уза.
27 март көнне Ижауда, Бөтендөнья театр көнендә, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале лауреатларының исемнәре аталачак.
Татарстан кинотеатрлары өчен, шул исәптән Кино фонды кысаларында ачылган кинотеатрлар өчен яшьләргә мәдәни белем бирүнең федераль программасын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатында «Пушкин картасын» гамәлгә ашыруның юл картасын эшләргә кирәк. Бүген Казанда узган республика киңәшмәсендә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова шундый бурыч куйды.
Март аенда Россиянең өч шәһәре - Мәскәү, Уфа һәм Казанда - «Нуреев сезоннары» Халыкара мәдәни проекты узачак. Легендар балет артисты Рудольф Нуриевның 85 еллык юбилеена багышланган чаралар Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән узачак.
Әлмәт театры Мәскәүдә Россия кече шәһәрләре театрлары XIX фестивалендә җиңүче-спектаклен тәкъдим итте. "Зур формадагы иң яхшы спектакль" номинациясендә "Җил артыннан" куелышы танылды.
Тамашачылар арасында Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин да бар иде. Ул Милли театрга Татарстан театрына игътибары, аның эшен югары бәяләве һәм хуплавы өчен рәхмәтен белдерде.
19 март Казан ипподромы территориясендә Төрки һәм Иран халыклары бәйрәме, яңа ел - Нәүрүз бәйрәме узачак.
17 март көнне Габдулла Тукай Әдәбият музеенда «Тукай эзләре буенча» әдәби-музыкаль кичә узачак. Программа татар язучысы һәм драматургы, лирик шагыйрь, әдәбият белеме белгече Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган. Башлана 14 сәгатьтә.
Керү ирекле.
11 апрель көнне Казанда Татарстан һәм Удмуртия шәһәрләре буйлап гастроль туры кысаларында Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры Башкортстан һәм Татарстан композиторлары әсәрләреннән торган Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә концерт күрсәтәчәк.
Кичә 2023 елның 13нче мартында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе буенча ТР Рәисе каршындагы Комиссия утырышы узды. Ул 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карауга багышланган иде.
Бүген 14 март 19:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театры «Монда Кай булды» спектаклен «Алтын битлек» Россия милли театр фестиваленең «Детский Weekend» конкурстан тыш программасында күрсәтәчәк.