Татарстан Республикасы Президенты мәдәни инициативалар фонды грантлары суммасы буенча лидерлар унлыгына керде

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Президент мәдәни инициативалар фонды төбәкләрнең грант конкурсларында активлык рейтингын игълан итте. Ел ярым эчендә төгәлләнгән конкурс нәтиҗәләре буенча Фонд тарафыннан хупланган проектлар саны буенча лидерлар буларак Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмурт Республикасы, Белгород өлкәсе, Татарстан Республикасы тора; төбәкләрдә иҗади проектларны гамәлгә ашыру өчен җәлеп ителгән федераль чаралар саны буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы тора.

Үзенең эшчәнлеге дәвамында, 2021 елның июненнән башлап Президент мәдәни инициативалар фонды мәдәният, сәнгать, креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү буенча 8 конкурска йомгак ясады.

Фонд сайтында РФ 85 субъектыннан 109 000 иҗади команда кабинетлары теркәлгән, экспертларга тикшерүгә 44 000  артык гариза җибәрелгән, аларның гомуми суммасы 220,4 млрд сумнан артып китә. Бәйсез эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча хәзерге вакытта 4945 проект хупланган, гомуми сумма - 15,5 млрд сумнан артык. Конкурслар тарихында беренче тапкыр сигезенче "дулкында" хупланган проектларны финанслауга бүленгән грантларның суммасы артып китте - проектлар авторларының үз (һәм партнерлык) кертемнәренең уртача дәрәҗәсе грант суммасыннан 101% тәшкил итте.

Барлыкка килгән статистика буенча 8 конкурста бирелгән гаризаларның 11% хуплана. Фондка иҗади инициативалар бирүдә Мәскәү (5673 гариза), Татарстан Республикасы (2450 гариза), Санкт-Петербург (2177), Белгород өлкәсе (2079), Башкортостан Республикасы (1752), Краснодар крае (1520), Мәскәү өлкәсе (1246) командалары актив булды. Бу төбәкләрнең һәркайсыннан 1000нән артык гариза кергән.

Фонд конкурсларында җиңүче проектлар белән фондкультурныхинициатив.рф. сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International