Татарстан Республикасында Муниципаль берәмлекләр Мәдәнияте көннәре узачак

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Милли мәдәният һәм традицияләр елында республика муниципаль берәмлекләре арасында “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы игълан ителде.

2023 елның 31 мартыннан 24 ноябренә кадәр Казан шәһәренең 13 мәйданчыгында мәдәни программа әзерләнәчәк. Анда тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристлык маршрутларын, милли ашларны, халык сәнгать һөнәрләрен, иҗат коллективлары чыгышларын тәкъдир итү аша муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән таныштыру булачак.

Конкурста җиңүче муниципаль район федераль яисә региональ мәдәни проектны гамәлгә ашыру урыны булачак. Проектны гамәлгә ашыруга конкурста җиңүчегә 3 000 000 сумлык сертификат тапшырыла.

Беренче чара 2023 елның 31 мартында Халыклар дуслыгы йортында узачак, анда Татарстан Республикасының Лениногорск районы үзенең мәдәниятен күрсәтәчәк. Чараларны үткәрү графигы ТР Мәдәният министрлыгының сайтында һәм социаль челтәрләрендә бастырылачак.

Татарстан Республикасы муниципаль районнары Мәдәнияте көннәре кысасында Смотр-конкурс графигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International