Татарстанда беренче тапкыр өйгә килеп балаларга спектакль куйдылар

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында - Р.Киплинг әсәре буенча "Кызыксынучан фил" әкиятенең премьерасы узды.

Идеянең авторы һәм режиссеры булып Дамир Самерханов чыгыш ясады. Спектакль "Чиксез театр" проекты кысаларында Президент грантлары фонды акчаларына оештырылган.

Спектакльдә барлыгы ике роль - аларны Рөстәм һәм Диләрә Зиннуровлар уйный. Актерларның балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар, шуңа күрә алар сайланды да. "Кызыксынучан фил" әкиятенең беренче тамашачысы Минзәлә районының Усай авылыннан 12 яшьлек Владислав Прозоров булды, артистлар аларның өйләренә бардылар. Әлеге процессны Минзәлә педагогия көллияте психологлары күзәтте. Спектакль аларның киңәшләре буенча эшләнгән. Владислав әкиятне яхшы кабул итте, канәгать булды һәм күп елмайды. 

Актерлар Мөслим районында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 8 яшьлек Шамил Абдуллин, 17 яшьлек Камилә Каюмова, 12 яшьлек Ислам Садыйков һәм 4 яшьлек Сөмбел Харитонова тәрбияләп үстерелгән дүрт гаиләдә булдылар. Сөмбел актёрлардан тагын килүләрен сораган, ә Ислам башкаручыдан баш киемен салдыра башлаган, җибәрергә теләмәгән. 

- Әлеге спектакль - социаль проект, яхшы гамәл эшләргә теләдек, ди оештыручылар. Татарстан өчен бу яңа формат, мондый формат республикада юк иде әле. Тагын Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарында яшәүче 48 инвалид балага барырга планлаштырабыз, һәркайсына өйдә "Кызыксынучан фил" әкиятен күрсәтәчәкбез, - дип сөйләде проект җитәкчесе, Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев. 

Шулай ук өйдә процессны күзәтүче социаль хезмәтләр вәкилләре билгеләп үткәнчә, алар спектакльне бер метр ярым диван һәм телевизор арасында кую мөмкин булуына ышанмаган иде, мөмкин булып чыкты, балаларга да бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International