Казан яшь тамашачы театры «Алтын битлек» фестивалендә «Монда Кай булды» спектаклен тәкъдим итте

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

14 март көнне Казан яшь тамашачы театры «Монда Кай булды» спектаклен  Россия «Алтын битлек» милли театр фестиваленең конкурстан тыш «Детский Weekend» программасында күрсәтте. Ул В.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры мәйданчыгында узды.

«Алтын битлек» - иң югары театр премиясе һәм әлбәттә, анда катнашу безнең өчен бик мактаулы, - дип сөйләде Казан яшь тамашачы театры  директоры Айгөл Горнышева. - Купсанлы гаризалар арасыннан экспертлар иң яхшыларын сайлап ала һәм театрларны илнең әйдәп баручы мәйданчыкларында уйнарга чакыра. Без «Алтын битлек»тә беренче тапкыр катнашмыйбыз, әмма бүген беренче тапкыр Маяковский исемендәге театр сәхнәсендә спектакль күрсәтәчәкбез. Дулкынландыра. Шулай ук, фестиваль безнең өчен начар күрүче балалар өчен куелышны җайлаштыру мөмкинлеген табуы кыйммәтле, ул «тифлокомментатор» өчен текст әзерләде. Шуңа күрә киләчәктә спектакльне ачыктан-ачык йөрәге белән күргән тамашачыга да күрсәтә алырбыз».

Режиссер - Артем Устинов, драматург - Екатерина Тимофеева. Спектакльдә Татарстанның халык артисты Галина Юрченко, ТР атказанган артистлары Алсу Густова, Павел Густов, Эльмира Рәшитова, Анна Иванова, Эльвина Сафина, Руслан Шәрипов, Ярослав Кац, Руслан Зөбәйрәев, Мария Мухортова катнаша. 

Спектакль Бердәм Россия партиясенең «Кече Ватан культурасы» федераль программасы һәм «ЛизаАлерт» ирекле эзләү-коткару отряды белән уртак социаль проект кысасында булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International