16 март Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII Төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗади лабораторияләр старт ала.
Бу елның беренче иҗади лабораторияләре 16 мартта сәг.10:00нан 19:00 сәг. кадәр Яр Чаллы дәүләт татар драма театры һәм Казан дәүләт яшь тамашачы театры базасында узачак.
Программада Татарстанның 11 профессиональ театры катнаша, алар республиканың 700дән артык һәвәскәр театр коллективын колачлаячак.